Краснодар краенда миллиард сумнан артыгракка төзелгән яңа поликлиника түбәсеннән яңгыр сулары шарлавык сыман агып төшкән. Бу хакта Kub Mash МАХ-каналы язган.
Сүз Павловская станицасындагы медицина учреждениесе турында бара. Аны 2026 ел башында край губернаторы Вениамин Кондратьев ачкан булган. Чыганак хәбәре буенча, былтыр ноябрь аенда прокуратура эшләр сыйфатына дәгъва белдергән булган, шуңа күрә элекке подрядчы белән контрактны өзгәннәр. Нәтиҗәдә 274 миллион сум күләмдәге аванс акчалары югалган.
Бу хәлгә шаһит булган кешенең видеосыннан күренүенчә, яңгыр сулары көчле агым белән бина түбәсеннән эчкә ага. Поликлиниканың баш табибы Игорь Борисов журналистларга “ЧП” сәбәбе койма яңгырлар торбаларының тоташкан урыннары ныклы булмавы аркасында килеп чыкты, көчле су агымы түшәм астындагы конструкцияне өзгән һәм аның бер өлеше килеп төште, дип сөйләгән.
Чыганак: lenta.ru