

Уфада яшәүче хатын блогер-косметологка ботокс инъекциясе ясатырга ди килгән, әмма мастер, клиентны алдан кисәтмичә, каш арасына сөт кислотасы кадаган. Әлеге кислотаны йөзнең бу зонасында кулланырга ярамый. BAZA хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә яшь хатынның каш арасында җөй барлыкка килгән һәм даими башы авырта башлаган.
Ахырда ул җинаять эше кузгатуга ирешкән, әмма тикшерү сузылган, суд-медицина экспертлары сәламәтлеккә салынган зыянны 3-4 ай эчендә генә билгеләп булачак дигәннәр. Ә инде хәсрәт-косметологтан каза күргән яшь хатынның иң ачуы килгәне – аны рәсми документларда “үлгән зат” дип язганнар. Бәлки, техник хата да киткәндер, тик хәзер инде уфалы хатын экспертларның профессиональлегендә шикләнә башлаган...
Чыганак: bashinform.ru