

Брянск өлкәсендә яшәүче ир-ат, Украина беспилотниклары җимерекләрен металлоломга тапшырып, миллион сумга якын акча эшләгән.
Бу хакта Mash МАХ-каналы яза.
51 яшьлек ир-ат Русия-Украина чигенә якын яши. Урманда ул еш кына дошман дроннары калдыклары тапкан. Ир-ат күзәтүләре буенча, алар гадәттә бер үк акланнарда төшәләр.
Беспилотниклар өлешләренең бәясе металлның чисталыгына, партиянең күләменә бәйле, ди ир-ат. Мәсәлән, бер беспилотник өчен 5-10 мең сум акча түлиләр. Mash мәгълүматы буенча, рәсми хәбәрләргә ярашлы, өлкә өстендә соңгы ике көндә генә 210 дрон бәреп төшергәннәр. Аларның 90 проценты урман-кырларда ята.
Шундый ук хәл Курск һәм Белгород өлкәләрендә күзәтелә. Складлар инде дроннар калдыклары белән тулган, кешеләр металл тапшыру пунктларына БПЛА өлешләрен тапшыра, чөнки моның өчен бернинди җаваплылык каралмаган.
Ичмасам, урман-кырлар бераз чистарып калыр. Ә инде дрон калдыклары сатып баеган дигәннән, урлап тапшырмаган бит ул аны.
Чыганак: lenta.ru