Уфаның 13нче дәваханәсендә яткан әнисенең хәлен белергә дип Мәскәүдән кайткан ир-атны сакчы хатын аты-юлы белән сүгенеп тиргәгән.
Mash Batash МАХ-каналы видеосы кадрларыннан күренүенчә, сакчы хатын әнисе янына килгән ир-атны кат-кат “өч хәрефкә” дә озата, берничә тапкыр “свинья”, “придурок”, “идиот” ди, ахырда “ты сдохнешь” дип тә өстәп куя.
Ир-атның әнисе хастаханәгә инсульт белән эләккән. Ул әнисен туган көне белән котларга дип кайткан. Әмма аны дәваханә палатасына үткәрмәгәннәр. Сак хезмәтендә эшләүче хатын моны учреждение кагыйдәләре белән аңлаткан. Ир-ат өстәмә сораулар бирә башлагач, ачуы кабарган хатын аны мыскыллый башлаган.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хастаханә җитәкчелеге “ЧБ-КОНТР” сак компаниясенә хат юнәлтүе турында хәбәр итте.
Әнисен күрергә теләгән ир-атны да, палатага үткәрмәгән сак хезмәткәрен дә аңлап була. Тик нигә телефонга төшереп торганда хатын-кыз башың белән (хезмәт бурычларын үтәгәндә!) шулкадәр ямьсез һәм пычрак сүзләр әйтергә?
Чыганак: lenta.ru