

Русиядә яңа тренд тарала башлаган – яшь егетләр, офистагы эшләрен ташлап, фермерлыкка китә.
20дән 27 яшькәчә яшь ир-атлар соңгы арада шәһәрләрдән авылга күченә башлаган. Анда алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә – сыерлар, сарыклар, кәҗәләр, кош-корт үрчетә. Яшьләр фермерлыгы чәчәк аткан төбәкләрнең иң популяры – Дагыстан, Чувашстан һәм Ставрополь крае. Яшь белгечләр сөйләвенчә, авылдагы тормыш һәм табигать белән берләшү аларга шәһәр ыгы-зыгысыннан якынрак.
Ставрополь краенда яшәүче 34 яшьлек Мурад Җәзалар үтәү федераль хезмәтендә 12 ел эшләгәннән соң авыл хуҗалыгына китәргә булган. Эшләгән вакытта ук ул хезмәтен фермерлык эше белән бергә алып барган, әмма соңрак фермерлыкка бар вакытын багышларга теләвен аңлаган. Яшь ир-ат – өченче буын фермеры. Бүгенге көндә Мурат эре мөгезле терлек, атлар, сарыклар үрчетә. Ит сату белән шөгыльләнми. Мурадның максаты – төбәктә авыл хуҗалыгы туризмын үстерү. Ул җир сатып алган, анда матур бакча үстереп, йортлар салырга ниятли. Яшь ир-атның хыялы – Ставропольега фермерлык вайбы (атмосферасы. – Авт.) өчен тагын да күбрәк туристлар килүе.
Тагын бер фермер – Чувашстаннан 22 яшьлек Кирилл. Үсмер чагында чебиләр һәм үрдәк бәбкәләре чыгарыр өчен үз куллары белән инкубатор ясаган Кирилл киләчәге нинди булуын мәктәп елларында ук хәл иткән. Әлеге вакытта егет вузда зоотехник белгечлеге буенча белем ала һәм кәҗә бәтиләре, тавыклар, куяннар һәм тавислар үрчетә, җиләк-җимеш үстерә.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.