Архангельск өлкәсендә тарих укытучысы аны эскорт вәкиле дип күрсәткән укучыга полициягә гариза язган. Үсмер “икеле” алуын күтәрә алмаган һәм педагогның фотосурәтләре белән ялган фахишә каналы булдырган.
Укытучы сүзләренчә, аңа күптән түгел генә профессиональлеген рәсми рәвештә раслап, укытучының беренче квалификация категориясен биргәннәр. Ә берничә сәгатьтән укытучыга аның исеменнән җенси мөнәсәбәтләр тәкъдим итүче аккаунтны күрсәткәннәр. Шок хәлендәге педагог бу хәлне ачыклый башлаган. Бак тисәң, 15 яшьлек малай аны фахишә ясаган.
Малай контроль эштә алган “икеле” өчен үпкәләгән һәм үч итеп, педагогның намусын хурлаучы Телеграм-канал булдырган, анда үсмер укытучының социаль челтәрләреннән фотолар бастырган.
Педаго полициягә гариза язган, әмма үсмерне админстратив яисә җинаять җаваплылыгына тарттырып булмаячак, чөнки яше җитмәгән (Русиядә 14 яшьлек үсмерләр авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен, шулай ук милеккә һәм иҗтимагый хәвефсезлеккә каршы берничә җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Боларга үтерү, урлау, талау, янап куркыту, көчләү, машина урлау, террорчылык, хулиганлык керә. – Авт.). Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә үчле үсмер белән әңгәмә үткәргәннәр, ул барысын да сөйләп биргән. Укытучы исә малайга контроль эштә буш дәфтәр бите тапшырган өчен “икеле” куйганлыгын хәбәр иткән.
Моннан бер атна элек педагог үз теләге белән ике ел эшләгән мәктәптән киткән.
Шуннан аптырыйбыз инде, нишләп бу һөнәрнең абруе елдан-ел кими дип...
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.