Дөньяда ниләр бар?
22 Апреля , 04:30

Тәүлектә сәгатьләр саны артырга мөмкин

Менә сиңа мә!

Аның озынлыгы 25 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин, диләр галимнәр.

Галимнәр Җирнең әйләнүе акрынаю сәбәпле тәүлекнең 25 сәгатькә кадәр озынаюын фаразлый. Планета акрыная, ә Ай тизләшә, бу исә тәүлек озынлыгының артуына китерә. 2000 елдан бу процесс тизләшкән. Бу хакта чыганакларга сылтанып Британиянең Mirror басмасы яза.

"Тизлекнең үзгәрүе Җир белән Айның даими үзара тарту көче белән бәйле. Җиргә чынында тормоз кебек тәэсир итә торган көч, су күтәрелү һәм чигенүен китереп чыгара торган көч ул”, – диелә басма материалында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшкә күмелгән кешеләр күп нәрсәгә өлгермибез дип зарлана. Галимнәр тәүлек эчендә сәгатьләрнең артуын күрсәтеп, хезмәт сөючеләрне шатландырырга булганнар. Тик кешеләр Җирнең әйләнү табигате аркасындагы үзгәрешләрне күрерме икән?..

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас