Дөньяда ниләр бар?
22 Апреля , 05:50

Кытайлылар пеләшләнүне җиңгән, диләр

Болай булгач, киләчәктә таз башлар азаер. 

Кытайлылар кофеин сывороткасы ярдәмендә  пеләшләнүне җиңгән. Бу чара таз башлыларга  кабарынкы куе чәчләр кайтарырга сәләтле, ди. Могҗизалы кремга сынаулар үткәрүдә 60 пеләш ир-ат катнашкан. 8 атна дәвамында алар көн саен башка 1 мл крем сөрткәннәр. 56 көн эчендә чәч калынлыгы 25 процентка арткан, башка традицион ысуллар белән чагыштырганда бу гаҗәеп алга китеш, диләр белгечләр.

Сыворотка составына кофеин, пантенол, Centella asiatica (центелла азиатская,  – Авт.) үсемлегеннән күзәнәкләрдән тыш везикулалар һәм FGF-7 үсеш факторы керә. Тикшеренүчеләр сүзләренчә, комбинация чәч фолликулларын активлаштыра һәм чәч үсешен стимуллаштыра. Тик шулай да нәтиҗәләр барыбер генетикага, гормоннарга һәм яшәү рәвешенә бәйле, ди.

Чыганак: mash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас