Дөньяда ниләр бар?
16 Апреля , 15:32

Авыру ана үлгән улының "клоны" белән аралаша

Сез моңа ничек карыйсыз, дуслар?

SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.

80 яшьлек кытайлы хатын улының фаҗигале рәвештә һәлак булуын белми.

2025 елда ир-ат авариядә үлгән. Аның олы яшьтәге  йөрәк авырулы әнисе калган. Мәрхүмнең якыннары аның әнисе улының үлеме турындагы хәбәрне күтәрә алмас дип курыкканнар һәм бу хакта әйтмәгәннәр. Алар  мәрхүм ир-атны “терелтер”, аның цифрлы копиясен булдырыр өчен ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләргә мөрәҗәгать иткәннәр.

Ясалма фәһем клонын булдырыр өчен туганнары белгечләргә мәрхүмнең фотосын, видеосын һәм тавышын яздырган аудиоязманы биргән. Мәрхүмнең ИИ-версиясе чын кебек күренә, ул хәтта аның гадәтләрен дә кабатлый. Мәсәлән, “клон” видеоэлемтә аша сөйләшкәндә азрак алга таба иелә.

Шулай итеп, олы яшьтәге ана көн саен виртуаль улы белән видеоэлемтә аша сөйләшә. Әлбәттә, ул аның ясалма фәһем клоны икәнен күз алдына да китерми. Хатын улы башка шәһәрдә эшләп йөри дип уйлый. Ана көн саен улына “әйбәт тукланырга, җылы киенергә, урамда игътибарлы булырга” киңәш итә. Ә  “клон” улы аңа тиздән кайтырга вәгъдә итә.

“Син миңа ешрак шалтырат, синең анда ничек яшәвеңне беләсем килә. Мин сине шулкадәр сагынам. Сине шәхсән күрә алмавым бик авыр”, – ди ана “клон” улы белән чираттагы видеоэлемтә вакытында.

Кытайда кызу бәхәс купкан. Кемдер бу хәлне  рәхимсез ялган һәм карчык дөресен белергә тиеш, ди. Башкалар исә бу ялганны яхшы, ди. 

Чыганак: SHOT MAX-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас