Дөньяда ниләр бар?
8 Апреля , 05:19

Аюын күршесенә калдырып СВОга киткән сугышчы хәбәрсез югалган

Бу хәл күрше төбәктә булган. 

Чиләбедә яшәүче бер ир аю асраган. Әмма СВОга китеп, хәбәрсез югалган.

Mash МАХ-каналы язуынча, ир-ат аю баласын ерткыч хайванны берничә ел элек алып кайткан, үзенең шәхси йорты ихатасында ул аның өчен махсус вольер төзегән. 2022 елда СВОга киткән, ә 2025 елның гыйнварында элемтәгә чыкмый башлаган.

Бүгенге көндә аюны сугышчының  күршесендә яшәгән өлкән яшьтәге хатын карый. Ерткычны туйдырыр өчен аңа барлык пенсия акчасын тотынырга туры килә. Пенсионер хатын сүзләренчә, вольер җимерелә башлаган, көннәрдән беркөнне аю чыгып качарга мөмкин, ә  бу җирле халыкка хәвеф белән яный.

Хатын “Йөрәккүл” тыюлыгына һәм Русиянең башка милли паркларына  мөрәҗәгать итеп караган, әмма анда аюны кабул итүдән баш тарталар. Аюны кабул итәр өчен аны сукбай җәнлек дип танырга кирәк икән. Ә моны исә аюның хуҗасының үлемен раслаганда гына эшләп булачак. Тик бүгенге көндә пенсионер хатынның СВОга киткән күршесе “хәбәрсез югалган” статусына ия...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас