Дөньяда ниләр бар?
7 Апреля , 07:12

Могҗизалар була. Ышанырга гына кирәк!

Уфада яшәүче 10 яшьлек Милан рәсем ясарга ярата. 

“Сибиряк” футбол клубы спортчылары  10 яшьлек малайга могҗизага ышану тойгысын бүләк иткән. Бу хәл турында “КП-Новосибирск” язган.

Уфада яшәүче Милан рәсем ясау конкурсында катнашырга уйлаган (бала рәсем төшерү белән мавыга), картинаны ул бер ай дәвамында төшергән. Конкурс темасы космос булган. Әмма малайның әнисе гаризалар кабул итүнең ахыргы датасын бутаган һәм Миланның эшен кабул итмәгәннәр. Кәефе төшкән улын юатыр өчен ана кеше, интернет-кулланучылардан дәртләндерү сүзләренә өмет итеп, рәсемне социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Шулай килеп чыккан да. Публикация 2 миллионнан артык карау җыйган һәм “Сибиряк” профессиональ мини-футбол клубы вәкилләрен кызыксындырган. Клуб вәкилләре малайның әнисе белән элемтәгә чыккан һәм аларны Новосибирскига уеннарга чакырган. Шулай ук Миланның сурәтен өстәп, клуб формасын үзгәртергә теләүләрен хәбәр иткәннәр.

Соңрак Миланны һәм аның әнисен “Сибиряк”ның “Норильский никель” белән уенына чакырганнар. Матч алдыннан малай футболчыларның чишенү бүлмәсенә кергән, анда Миланга аның сурәте төшерелгән футболка бүләк иткәннәр.

“Мин футболчыларда үзем төшергән сурәтле форманы күргәч, бик тә сөендем! Новосибирск шәһәре дә миңа ошады, бик әйбәт шәһәр”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Милан.

Уен нәтиҗәсе – яңа форма кигән Новосибирск футболчылары җиңү яулаган, ә уенчылар автографлары  куелган җиңү тубын яшь рәссамга тапшырганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас