

Вологда өлкәсендә моңарчы дистә еллар дәвамында очрамаган лох табылган. Ул лотереягә ярты миллиард сум акча откан, әмма сатып алган билет турында оныткан һәм акчаларны югалткан. Ә бит вакытында барып алса, микрозаймнар буенча бурычларын каплый алыр иде.
41 яшьлек ир-ат бер кочак бурыч җыйган, әмма уңышка өметен өзмәгән – ул лотерея билеты сатып алган. Һәм юкка түгел – ул 545 миллион 941 мең сум акча откан, әмма коллекторлар шалтыратадыр дип, трубканы алмыйча бу хакта белми калган.
Дүрт ел узгач, ул очраклы рәвештә акча отуы турында белгән. Тик оештыручылар аның кәефен төшергән, янәсе, акчаларны ярты ел дәвамында килеп алырга кирәк булган. Эче пошкан ир-ат судка мөрәҗәгать иткән, анда аңа лотерейщикларның хаклы булуларын раслаганнар. Әйткәндәй, миллионер булып өлгерә алмаган ир-атка журналистлар да шалтыраткан. Әмма ул трубканы алмаган, һаман да кредиторлардан куркып ята, күрәсең.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.