Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 апрель , 22:23

Кытайлылар нәрсә генә уйлап чыгармый!

Алардан үрнәк алырлык. 

Кытайлылар шәһәрне яктыртуда экономияләр өчен үсемлекләргә тычкан уты һәм яктырткыч гөмбәләр геннарын кертә башлаганнар.

Мондый флора урам һәм паркларны электрсыз да яктырта алачак, үсемлекләргә нибары су һәм ашламалар кирәк булачак. Галимнәр бу үсемлекләрдә туризм һәм төнге икътисад өчен зур потенциал күрә. Идеяләр арасында – “Аватар” фильмы дөньясын хәтерләткән яктырткыч үсемлекләр үзәнен булдыру.

Соңгы ике елда белгечләргә көндез кояштан көч җыйган яктырткыч петуния һәм металл кисәкчәләре булган суккулентлар (Суккулентлар – үз тукымаларында (яфракларында, сабакларында яки тамырларында) су тупларга сәләтле үсемлекләр төркеме. Бу адаптация аларга корылык, экстремаль температура шартларында һәм ярлы туфракта яшәргә мөмкинлек бирә. –Авт.) ясый алган. Яңа ысул электр энергиясен экономияләп, яктыртучы яшеллекнең тулы  парклар төзергә мөмкинлек бирә.

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас