Якын Көнчыгыштагы конфликт кискенләшкәннән соң Русиядә атом-төш бункерларына сорау 140 процентка арткан. Төп заказчылар – өченче бөтендөнья сугышыннан курыккан Мәскәү топ-менеджерлары һәм эре эшкуарлар. Шулай ук берничә чиновник та бар. Аларның исемнәре сер итеп саклана.
Әлеге бункерларны җитештерүче компания җитәкчесе сөйләвенчә, шәхси бомбадан саклану урынын ясауга чират җәйгә кадәр сузылган. Март башыннан алып заказлар көн саен диярлек килеп тора. Хаклар төрлечә. Иң гади модель өчен 2 миллион сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Минималь уңайлыклары булган ике кеше яшәрлек ныгытылган корыч бочка нәкъ шулкадәр тора. Аны һава алу өчен чыгу юлын калдырып 5 метр тирәнлеккә күмеп куялар. Качу урынының комплектациясе һәм зурлыгын өстәмә акчага шәхси проектлыйлар. Мәйданны зурайтырга, аш-су бүлмәсе, душ, диван һәм хәтта телевизор куярга мөмкин.
Люкс вариантлар катлаулырак корылган һәм җиһазландырылган, аларның бәяләре 20 миллион сумнан алып башлана, карап торышка җир астындагы фатир кебекләр. Башта җирне казып, метро станцияләре төзелешендәге кебек тимер-бетон стеналар салалар, өстән махсус плитә белән ябалар. Бункерга дизель ягулыгы һәм күләме 10 000 литрга кадәр булган чиста эчәр су белән резервуар тоташтыралар. Кирәк булганда МЧСның ябык радиодулкынын тоташтырырга мөмкин, аның аша глобаль һәлакәт очрагында бункердан SOS сигналы барачак. Әгәр тышкы һава пычранса – бункер космик-ара станциядәге кебек һава циркуляциясе белән герметик капсулага әвереләчәк. Мондый сыену урынында зур гаилә берничә ай яшәргә мөмкин.
Җитештерүчегә бункерларның кайда урнаштырылганын һәм аларның заказчылары кем булуын сөйләү катгый тыела.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.