Чиләбе өлкәсендә өч суд инстанциясенә интим язышуларны ачыкларга туры килгән. Нәтиҗәдә законлы ир белән хатынга җибәрелгән интим-фотолар өчен элекке сөяркәләр бер-берсенә 50 мең сум акча түләргә тиеш.
Бу хәл Кыштымда булган. Бер ир белән хатын яшерен рәвештә гаиләләренә хыянәт иткәннәр. Сөяркәләрнең мөнәсәбәтләре 2022 елның көзенә кадәр дәвам иткән. Мәхәббәт тарихы элекке гашыйкларның бер-берсенә үче белән тәмамланган.
Ир-ат башта сөяркәсенең иренә интим язышуны һәм фотосурәтләрне җибәргән. Әмма үпкәләгән хатын да тик ятмаган, ул элекке сөяркәсенең хатынына шулай ук язышкан скриншотларны мессенджер аша салган.
Сөяркә хатын беренче булып судка биргән. Ул элекке сөяркәсеннән 1 миллион сум күләмдә әхлакый зыян түләттерүне сораган. Имеш, ул аның ризалыгыннан башка интим фотоларны аның иренә, участковыйга һәм хәтта судьяга күрсәткән. Гаилә таркалган, әрнү-сагышларга түзәрлек түгел...
Әмма ир-ат та судка барган. Имеш, аның да өендә зур җәнҗал купкан, ул да стресс кичергән, кайгырган, һ.б.
Берничә суд утырышларыннан соң элекке сөяркәләрнең икесе дә бер-берсенә 50шәр мең сум акча әхлакый зыян түләргә тиеш...
Мәзәкләр тормышта туа инде ул...
Чыганак: chel.kp.ru