Мәскәүдә 7 яшьлек укучы кыз әнисе белән талашкан да, аңа үч итеп, зур суммадагы акчаларны (88 мең доллар, агымдагы курс белән 7 миллион сумнан артык) тәрәзәдән ыргыткан.
“Кыз бала әнисе белән тиргәшкән һәм бала, тәрәзәне ачып, кәгазь акчалар тутырылган сумканы бушаткан. Тышта уйнап йөргән балалар акчаларның бер өлешен тапкан”, – дип сөйләгән бу хәл белән таныш чыганак.
Җиргә төшкән акчаларны үсмерләр тапкан, акчаларның бер өлешен алар үзара бүлешкән, икенче өлешен ут төртеп яндырган. Өйләренә кайткач, балалар бу хакта әти-әниләренә сөйләгән. Өлкәннәр акчаларның хуҗаларын эзләп табарга булган. Алар полициягә мөрәҗәгать иткән, ә анда акчалардан колак каккан ханымның гаризасы яткан инде.
Бәхеткә, акчаларның шактый өлеше (83 мең доллар) сакланган. Долларларны хуҗасына кайтарганнар.
Чыганак: lenta.ru