Барлык яңалыклар

ЭКО ярдәмендә туган баланың әтисе итеп үлгән кешене теркәргә телиләр

Шулай, җәмәгать...

Русиядә үлгән кешене бер шарт булганда баланың әтисе итеп теркәргә рөхсәт итәргә теләгәннәр – әгәр бала аның үлеменнән соң 300 көннән артык вакыт узгач, ярдәмче репродуктив технологияләр, шул исәптән экстракорпораль аталандыру (ЭКО) кулланып туса. Закон проектын Дәүләт Думасы каравына керткәннәр.

Аңлатма язуыннан күренүенчә, балалары ЭКО кулланып туган очракта, туу турындагы актка ата турындагы язма никах турындагы таныклык яки медицина оешмасының аның биоматериалын куллануны раслый торган документы нигезендә кертеләчәк.

Моннан тыш, ата булуны тану ир-атның исән чагында үзенең биоматериалын куллануга нотариаль таныкланган ризалыгы нигезендә дә бирелергә мөмкин. Шулай ук ир-атларга балага исем һәм фамилия бирүгә үз ризалыгын нотариаль рәвештә расларга яки аларның ана сайлавы буенча биреләчәген күрсәтергә мөмкинлек бирү тәкъдим ителә.

Закон проекты авторлары фикеренчә, аны кабул итү балаларга социаль ярдәм чаралары, шул исәптән туендыручысын югалту буенча пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай, җәмәгать. Ирләре вакытсыз үлеп киткән хатыннар да әни булуга өмет итә ала. Әлбәттә инде моны ире исән чакта икәүләшеп алданрак кайгыртсалар.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас