Барлык яңалыклар

Машина юлдагы чокырга эләккәч, комадагы хатын һушына килгән

Мондый могҗизалар ешрак булсын иде!

Һиндстанда комадагы 50 яшьлек хатын юлдагы чокыр аркасында һушына килгән. Бу хакта The Times of India язып чыккан.

Винета исемле хатын февраль ахырында өй җыештырганда һушын югалтып егылган.  Һинд хатынын хастаханәгә алып киткәннәр, анда табиблар аны “баш мие активлыгы ягыннан үлгән” дип таныганнар һәм ике көннән дәваханәдән чыгарганнар. Винета тын алмаган, нибары чак-чак кына йөрәк тибеше ишетелгән.

Ире хатынын ашыгыч ярдәм машинасында алып кайтып барган, ул инде туганнарына хатынын соңгы юлга озатырга әзерләнергә куша. Кайтышлый машина тәгәрмәче кинәт юлдагы чокырга эләккәч, хатын кинәт дертләп китә һәм тын ала башлый. Винетаны шәхси клиникага илткәннәр, ә аның ире  җирләү процедурасына әзерләнүне туктатырга куша.

Табиб Ракеш Сингх авыру хатынны дәвалау алдыннан төрле яклап тикшерү уздырган. Винетаның канында һәм лимфа системасында авыр нейротоксиннар тапканнар.

Клиникада хатын-кызның хәле акрынлап яхшыган, ул яңадан сөйләшә башлаган. Март башында Винетаны  дәваханәдән чыгарганнар,  ул гаиләсе янына кайткан. 

Чыганак: snob.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас