Барлык яңалыклар

Башкортстанга “Поедем, поедим!” тапшыруын төшерергә килгәннәр (ВИДЕО)

Тапшыруны караганыгыз бармы?

Бу хакта  төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр министры Азат Аскаров хәбәр итә.

"Шушы көннәрдә НТВ каналындагы “Поедем, поедим!” тапшыруының съемка төркеме Башкортстанда булды. Алып баручы Федерико Арнальди истәлекле урыннарны карарга гына түгел, ә чын-чынлап безнең колоритка һәм, әлбәттә, гастрономик мәдәнияткә чумарга килде”, – дип сөйләгән Азат Аскаров.

Маршрут бай булган. Съемка төркеме Уфаның “Святые Кустики” Успенский Изге Георгий монастыренда булган, лимонарийга барган, Уфада “Ләлә-Тюльпан” мәчете манарасына менгән.

“Һәм инде, әлбәттә, Федерико Арнальди безнең аш-суны татып карады. Башкортча чәй эчте, үз куллары белән кыстыбый һәм зур бәлеш ясады. Сезгә үзебезнең гүзәл төбәккә Русиягә гашыйк сәяхәтче италияле күзлегеннән карарга кызыклы булыр, дип уйлыйм, – дигән Азат Аскаров. – Тапшыруны бу шимбәдә НТВ каналында 14.00 сәгатьтә карагыз”.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас