Казанда яшәүче ир-ат 15,5 м биеклектәге иң зур Кар Бабайны ясаган. Бу хәлгә “Подъем басмасы игътибар иткән.
Чыганак мәгълүматы буенча, Гаяз Искәндәров 2019 елда 10 метр биеклектәге Кар Бабай ясаганы өчен Русиянең Рекордлар китабына кергән булган инде. Ул вакытта кардан ясалган иң зур шарның диаметры 6 м тәшкил иткән. Әмма 3 елдан соң бу рекордны уздыручылар булган. Кемерово өлкәсенең Шерегеш тау-чаңгы курортында биеклеге 11,7 метрлык Кар Бабайны ясаганнар. 2026 елда Искәндәров бу рекордны уздырырга уйлаган һәм 15,5 м биеклектәге кар фигурасын ясаган. Кар сынының 1,5 метры Кар Бабай “киячәк” түбәтәйгә туры киләчәк.
Искәндәров журналистларга сөйләвенчә, ул бирешәсе килмәгәнгә күрә Кар Бабайлар узышында “зур нокта” куярга уйлаган. “Бүген төзелешнең 16-нчы көне, иртәгә 100 процентка тәмамларга ниятлим. Әле сынны төзеп бетердем – 4 м чамасы чыкты, түбәтәе 1,5 м булачак. Барлыгы – 15,5 м”, – дигән ул. Ир-атка кар скульптурасы өстендә эшләргә туганнары – көн саен 3тән алып 10 кешегә кадәр ярдәм иткән. Тәүдә карны көрәкләр белән җыйганнар, аннары трос ярдәмендә капчыкларга тутырылган карны сынның өске өләшенә күтәргәннәр, анда йөкне кеше кабул итеп торган һәм Кар Бабайны ясаган.
Гаяз Искәндәров Русия Рекордлар китабына үзенең гаризасын тапшырган. Кар Бабайга ул Скайкло дип исем кушкан.
Рекорд ясар өчен никадәр көч түгәргә әзер кешеләр бар дөньяда, гаҗәеп...
Чыганак: lenta.ru