Курск өлкәсе мәгариф һәм фән министры Наталья Леонова чыгарылыш укучыларына төбәктә ракета хәвефе игълан ителгән очракта бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыруны туктату яки дәвам итү турында карарны үзаллы кабул итәргә тәкъдим итте.
“Бала имтихан тапшыруны туктатыргамы, юкмы икәнен үзе сайлый ала”, – дигән Леонова һәм төбәктә хәвефсезлек чаралары көчәйтеләчәк, дип өстәгән. Тәрәзәләр һәм керү урыннарына ком тутырылган капчыклар тезәчәкләр, ә пыялаларга бронепленка ябыштырылачак.
Түрә хатын сүзләренчә, чыгарылыш укучылары гомумән БДИмы яисә вузларга керү сынауларын тапшырыргамы икәнен алдан хәл итә алачак.
Моңа кадәр Русиянең чик буе төбәкләренең чыгарылыш укучыларына 2026 елда БДИ һәм төп дәүләт имтиханын тапшырмаска рөхсәт иткәннәр иде. Сүз Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләре турында бара.
Чыганак: lenta.ru