13 яшьлек Алиса Теплякова Русия дәүләт гуманитар университетын тәмамлаган һәм дипломлы педагог-психолог булган.
Бу бала турында 7 яшендә экстерн рәвештә мәктәпне тәмамлагач, ә 9 яшендә МДУга укырга кергәч сөйли башладылар. Әтисе әйтүенчә, Алиса бер үк вакытта дүрт югары уку йортында белем алган, шуларның берсен тәмамлап өлгергән. Дөрес, МДУда ул бер елдан азрак укыган, чөнки беренче сессияне тапшыра алмаган.
2023 елның сентябрендә ул Мәскәү педагогика дәүләт университетыннан (МПГУ) РДГУга күчкән һәм шунда ук икенче курска кабул ителгән. Укытуның тизләтелгән формасы буенча ул “Психологик-педагогик белем” курсы программасын нибары 2,5 ел эчендә үзләштерә алган. Ул дистанцион форматта шөгыльләнгән, “Психология” юнәлеше буенча федераль стандартлар буенча белемне көндезге һәм көндезге-читтән торып кына алырга мөмкин булуга карамастан.
Вузда хәбәр итүләренчә, ул барлык биремнәрне вакытында башкарган, “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә укыган. Төркемдәшләре ТВЦ белән сөйләшүдә әйтүләренчә, уку вакытында Алисаны онлайн-дәресләрдә күрмәгәннәр, ә сессияләрне, алар сүзләренчә, ул дистанцион рәвештә тапшырган, язма эшләрне тикшерүгә җибәргән.
Чыгарылыш эшен Алиса 5-7 яшьлек балаларның фикерләү үзенчәлекләре һәм эмоциональ өлкәсенең үзара бәйләнеше темасына язган иде. Дипломны яклау әнисе янәшәсендә узган. Кызның диплом эшенә комиссия тарафыннан күп сораулар туган, ә чыгарылыш эшенең оригинальлеге 15% процентка бәяләнгән, әмма соңрак моны “Антиплагиат” системасының эш үзенчәлеге” һәм тикшерүгә йөкләгәндә хата белән аңлатканнар.
Комиссия сорауларына кыз чатнатып җавап бирә алмаган, ә фәнни җитәкче Теплякованың текстны төзүдә шәхсән катнашуын “процесска законлы вәкилләрнең югары катнашуы аркасында” бәяләү авыр, дип хәбәр иткән. Диплом яклау алды вакытында җавап бирергә аңа әтисе Евгений ярдәм иткән.
"Барысы да әйбәт үтте: студент кыз эш материалын җитәрлек дәрәҗәдә белүен күрсәтте, әмма барлык фикерләр дә җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләнмәгән иде. “Дүртле" алды, – дигәннәр вузда.