Саратовта Никах сарае балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен балалар “туйлары” үткәрә башлаган. Балигъ булмаганнар арасыннан кияү белән кәләш булган балалар сайлап алына, аннары алар тантана барышында “язылыша”. Бу практика турында “Подъем” басмасына сөйләгәндә, Саратов өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Юлия Васильева аны “әниле-кызлы” уены белән чагыштырган.
Материалга фотосурәтләр дә беркетелгән, анда шундый экскурсияләр барышында малайлар һәм туй күлмәкләре кигән кызларны күрергә була.
Омбудсмен сүзләренчә, әлеге экскурсияләр аша бала шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр корылышы белән таныша. “Әниле-кызлы”, “гаилә булып” уйнаулар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яраткан һәм популяр уеннар. Балаларның уйнаганда әни, әти рольләрен башкаруы, “баланы” ашатып, аны биләүгә төрүләре беркемне дә уңайсызландырмый”, – дигән ул.
Васильева шулай ук төбәктә “балаларны иртә рухи-әхлакый тәрбияләү практикасы бар”, дип ассызыклаган.
Life басмасы исә шундый “туйлар” бөтен Русия буйлап уздырыла, дип яза. Басма мәгълүматы буенча, 2026 ел башыннан шундый чаралар турында 100дән артык мәктәп, колледжлар һәм университетлар хисап тоткан. Кайбер очракларда ЗАГС хезмәткәре һөнәре белән таныштырганнар, икенче очракларда гаилә кыйммәтләрен алга сөргәннәр.
Чыганак: lenta.ru