ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский 2013 елда МГИМО студентлары белән очрашу барышында бүген Якын Көнчыгышта бара торган сценарийны тасвирлаган булган. Шул рәвешле, сәясәтче 13 ел элек АКШ һәм Израильнең Иранга һөҗүм итүен, шулай ук нефтькә бәяләр күтәрелү аркасында Европа һәм Кытай икътисадларының җимерелүен фаразлаган. Бу хакта яза “Life.ru" басмасы яза.
"Алар тагын җиде гарәп илен басып алырга тиеш. Сирияне тар-мар итәргә һәм Иранны көч белән җимерергә... Иранга һөҗүм очрагында нефтькә бәяләр күтәреләчәк – барреле өчен 200 доллар, Евросоюз һәм Кытай икътисады җимереләчәк”, – дип сөйләгән 2013 елда Жириновский.
Шулай ук сәясәтче Ираннан качаклар Русиягә юл тотачак, дигән булган. Жириновский аңлатуынча, качаклар өчен маршрут Әзербайҗан аша ята, чөнки башка юллар ябылачак: Сүриядә, аның фаразы буенча, Америка яклы режим булачак, ә Ирак белән Иран – дошманнар.
Исегезгә төшерәбез, Израиль Иранга 28 февраль иртәсендә һөҗүм итте. Тегеранда ким дигәндә өч шартлау яңгыраган. Һөҗүмнәр Иран лидеры Масуд Пезешкиан резиденциясенә, КСИРның (Корпус стражей исламской революции – Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы. – Авт.) разведка штабына һәм Тегерандагы аэропортка ясалды. Һөҗүмдә шулай ук Кушма Штатлар да катнашты.
Дөньядагы хәлләр чәчләр үрә торырлык... Хәерлегә булсын...
Чыганак: lenta.ru