Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 февраль , 09:31

Уфада яшәүче гашыйклар "Четыре свадьбы" тапшыруында өйләнешәчәк

Тапшыруны бүген "Пятница" телеканалында карый аласыз.

Уфада яшәүче гашыйклар "Пятница" телеканалының "Четыре свадьбы" тапшыруында катнашкан.

22 яшьлек Лилиана һәм 23 яшьлек Александр колледжда танышканнар. Кәләш фондта эшли, аның булачак ире - "Газель" йөртүче. Лилиана белән Александр 700 мең сум бюджетка классик туй уздырачак. Тантананың иң кызыклы мизгеле - тортны табынга чыгару.

Конкурс шартлары буенча, тапшыруының һәр чыгарылышында дүрт кәләш бер-берсенең туена килә һәм көндәшләренең тантаналарын бәяли. Тапшыру финалында катнашучы кәләшләр туй күлмәге, банкет менюсы, зал бизәү кебек критерийлар буенча тавыш бирә. Кемнең туе күбрәк балл җыя, шул кәләш җиңә. Чыгарылышның премьерасы бүген, 26 февральдә, күрсәтеләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас