Кытайда компания җитәкчесе корпоративта өстәлләргә 26 миллион доллар таратып салган һәм хезмәткәрләренә кем күпме булдыра ала, шулкадәр алып китәргә рөхсәт иткән. Бу хакта South China Morning Post язган.
Кытайның Henan Kuangshan Crane Co., Ltd компаниясе ел саен үткәрелә торган корпоратив кичә вакытында хезмәткәрләренә масштаблы бонуслар түләгәннән соң социаль челтәрләр игътибары үзәгендә булган. Чарада 7 мең хезмәткәр өчен 800 банкет өстәлләре тезгәннәр, ә таратылган акчаларның күләме 8,7 миллион доллардан арткан.
Чара кадрлары интернетта тиз таралган: видеоязмалардан күренүенчә, хезмәткәрләр озын өстәлләрдәге акчаларны ала, кайберәүләр купюраларны төргәкләп алып киткән. Бәйрәм вакытында компания рәисе Цуй Пэйцзюнь шулай ук өстәмә дәртләндерү чаралары һәм бүләкләр турында игълан иткән.
Эшкуар үзе белдерүенчә, түләүләр – автокредитлар һәм ипотека түләүче хезмәткәрләргә ярдәм итү ысулы. Комментарийларда мондый сәясәт хезмәткәрләрнең мотивациясен арттыра һәм традицион рекламадан нәтиҗәлерәк булырга мөмкин дип язганнар.
Чыганак: gazeta.ru