Белгород өлкәсендә яшәүче бер ир-ат иртән командировкадан кайтып килгән губернатор Вячеслав Гладковны ерак булмаган арага илтеп куюдан баш тарткан. Белгородка барып җитәргә бераз юл калгач, поезд ватылу сәбәпле, төбәк башлыгына якындагы тимер юл кичүенә 700 метр чамасы үтәргә кирәк булган. Нәтиҗәдә губернатор эшкә соңлаган.
“Бүгенге иртәнге хәбәрем соңлап чыкты, гафу итегез, сәбәбе нигезле, миңа калса – командировкадан кайтканда поезд ватылды”, – дигән Вячеслав Гладков.
Губернаторны илтеп куюдан баш тарткан ир-ат машинасыннан кызы белән бергә куллануын аңлаткан.
Гладков сөйләвенчә, ул әлеге ир-атка үзенең исемен әйткән һәм якындагы тимер юл кичүенә илтеп куюын үтенгән. Анда аны машина көтеп торган.
“Аңлыйм, һәркемнең үз проблемасы баштан ашкан, җитмәсә, таң белән губернаторлар да эч пошырып йөри, нигә йөриләрдер, нәрсә кирәктер аларга. Водитель машинасын кызы белән икесенеке икәнлеген әйтте, аңлавымча, артык эксплуатация шәхси милеккә зыян китерергә мөмкин”, – дип сөйләгән ул хәлнең нечкәлекләрен Вячеслав Гладков.
“Дөресен генә әйткәндә, бу очракта миңа өлкәме, җирле властьларгамы, ниндидер үпкә бар кебек тоелды. Шуңа Олег Александровичны (Яковлев округы башлыгы) барып, нинди үпкә барлыгы, нәрсәне эшләп бетермәгәнбез, власть гамәлләреннән эчке канәгатьсезлекнең нидә икәнлеге турында сөйләшүен сораячакмын”, – дигән Гладков.
Губернатор сүзләренчә, Белгород өлкәсе властьлары, соңгы берничә еллардагы хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, һәрчак төбәк халкына игътибар бүлергә тырышалар. Шуңа, дигән Гладков, бу хәлне ачыклаячаклар. Губернатор ышандыруынча, әгәр төбәк чиновниклары хәл итә алган кечкенә генә проблема булуы ачыкланса да, алар моны эшләячәк.
Чыганак: lenta.ru