Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 февраль , 20:56

Социаль челтәрләрдә “Әр-Рәхим” төзелешенә акча җыялар дигән хәбәр таралды

Диния нәзарәте бу мәгълүматны кире какты.

БР мөселманнарының Диния нәзарәтендә мәчет төзелеше системалы рәвештә алып барыла һәм ул рәсми контрольгә алынган, дип хәбәр иттеләр.

“Бүгенге көндә “Иман-Башкортстан” һәм Диния нәзарәте тарафыннан бернинди акча җыюлар да игълан ителмәде. Диния нәзарәте һәм рәсми Фонд белән килештермичә “Әр-Рәхим” мәчете төзелешенә акча җыю турында белдергән аерым затларның һәм оешмаларның барлык гамәлләре килештерелмәгән һәм проектны гамәлгә ашыруның рәсми процессына катнашы юк.

Республиканың барлык халкына уяулык күрсәтүләрен, билгесез затларга һәм мондый эшчәнлекне башкарырга вәкаләте булмаган шикле оешмаларга акча күчермәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Мондый гамәлләр кешеләрне ялгыш юлга этәреп кенә калмый, җәмгыятьтә киеренкелек тудыра, хәйрия эшчәнлегенә ышанычны какшата һәм әһәмиятле гомумреспублика проекты репутациясенә зыян китерергә мөмкин. Барлык рәсми карарлар һәм инициативалар турында бары тик БР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм вәкаләтле оешмаларның рәсми ресурслары аша гына хәбәр ителәчәк", – диелә БР ДУМ хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, “Әр-Рәхим” мәчетен төзү Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контроле астында алып барыла. 2023 елның сентябрендә республика җитәкчесе “Әр-Рәхим" Җәмигъ мәчете төзелешен яңарту буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Шуннан соң белгечләр объектны комплекслы тикшереп чыктылар һәм аның торышын бәяләделәр. 2024 елның 10 апрелендә Радий Хәбиров катнашлыгында мәчет төзелеше яңадан башланды.

"План бар, аның нигезендә киләсе елда җылытуны эшләтеп җибәрү һәм эчке эшләрне башлау планлаштырыла. Җир буенча да сораулар бар, мәсәлән, стилобатның* бер өлеше федераль милектә булган кишәрлек буенча узган. Минем вәкаләтләр срогы 2029 елда тәмамлана. Әлбәттә, мин мәчетне төзеп бетерергә телим", – диде Радий Хәбиров Туры элемтә барышында.

P.S. Стилобат – гадәттә, күп дәрәҗәле гомум цоколь яки платформа, ул берничә бинаны берләштерә яки биек йорт өчен нигез булып хезмәт итә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас