Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 февраль , 00:42

Үлгән кешеләрнең гәүдәләрен азык-төлек янында саклаганнар

Нилектән шундый хәл килеп туган?

Якутиянең Среднеколымск шәһәрендә  мәрхүмнәрнең гәүдәләрен азык-төлек белән янәшә сакларга мәҗбүрләр. Якутиянең бу шәһәре халкы властьларга морг булмавына зарланган.

Биредә яшәүче халык криминалистлар килгәнче мәетләр эшкуарлар китергән провизия сакланган подвалда саклана дип сөйләгән. Среднеколымскида яшәүче бер хатын морг белән проблема күптән бар инде, дип белдергән. Шундый очраклар булган хәтта: суд-медицина эксперты яшәгән шәһәргә очар алдыннан аларга үлгән кешене җылытырга туры килгән.

Шулай ук бу шәһәр халкы җирле ашыгыч ярдәм станциясендә машиналар өчен гараж юк, дип зарланган. Властьлар бу проблемаларны хәл итәрбез дип вәгъдә биргән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас