Хорафатларга иң ышанучан яшьләр Рязань өлкәсендә яши, ди. Бүген, җомга көн, 13 февральдә төбәктә бер генә никах та теркәлмәгән – туйлар статистикасында бу тәүге очрак икән.
Былтыр гашыйклар андый юк-бар хорафатларга ышанмаган – 2025 елның 13 июнендә (җомга көнне) Рязаньдә 35 пар пар чәчләрен чәчкә бәйләгән, 2024 елның 13 сентябрендә һәм 13 декабрендә 39 пар законлы никахка кергән.
Рязаньлыларны айның җомгага туры килгән 13нче көне куркыткан, ә менә күрше Тулада яшьләр батыррак булган, анда 8 пар никахларын теркәгән.
Айның җомгага туры килгән 13нче көне, тарихи тамырлары булган хорафатлар аркасында “бәхетсез" көн булып санала. 13 саны гадәттәгечә бәхетсезлек һәм җайга салынган тәртипнең бозылуы белән ассоциацияләнә, ә айның 13нче көне җомгага туры килүе, ышанулар буенча, тискәре символларны көчәйтә.
Чыганак: Mash-Телеграм-каналы.