Airbus-ны бодай басуына утыртып, 167 кешене коткарган икенче пилот, гаиләсен туйдырыр өчен, такси йөртүчесе булып эшләргә мәҗбүр. Аңа да, Сергей Беловка кебек үк, Русиядә очуны тыйганнар.
Эдуард Семёнов Mash Телеграм-каналына сөйләвенчә, Airbus A320не аварияле рәвештә басуга утыртканнан соң аны һәм Беловны геройлар кебек каршы алганнар, әмма ахырда проблемалар башланган. 2023 елда Росавиация тикшерү үткәргәч һәм җинаять эше кузгатылгач, напарнигын “Урал авиалинияләре”ннән үз теләге белән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Эдуард исә ахыргача көрәшергә уйлаган. Ул чакта пилот җитәкчелек тарафыннан әхлакый басымга дучар булган, алар, Семёнов сүзләренчә, аның эштән китүен сораган. Аена 16 мең акча түләгәннәр, әлбәттә, бу акчалар өч балалы гаиләне туйдырырга җитмәгән, ул такси йөртүче һәм йөк ташучы булып эшләргә мәҗбүр булган.
Пилотка яңадан әзерлек, теория имтиханын, практика һәм медкомиссия үтәргә кирәк булган. Әмма стресс сәбәпле аның сәламәтлеге начарайган – Эдуард Семёновның башы әйләнә башлаган, кан басымы “сикергәләгән”. Нәтиҗәдә табиблар комиссиясе аны очышлар өчен яраксыз дип тапкан.
Шул сәбәпле Эдуардны 2025 елның мартында эштән җибәргәннәр. Ел буена ул башка компанияләргә урнашып караган, әмма аларның берсе дә пилотны эшкә алмаган. Бүгенге көндә элекке пилот такси йөртүен һәм резюмелар җибәрүен дәвам итә, тик һәр саен кире җавап ала...
Шулай, юкка гына халык та бит “казанышларны оныталар, хаталарны искә төшерәләр" дип әйтми...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.