Airbus очкычын бодай басуында уңышлы утырткан “Урал авиалинияләре” пилоты көн күрер өчен менә инде икенче ел курьер булып эшләргә мәҗбүр. Аңа очарга рөхсәт итмиләр, җитди эшләрдә эшләүне тыялар, җинаять эше кузгатканнар һәм самолетны сафтан чыгарган өчен 119 млн компенсация түләүне таләп итәләр.
Бу хәл 2023 елның 12 сентябрендә булды. Airbus A320 командиры Сергей Белов тревога сигналы биргән һәм 167 пассажирлы самолетны Новосибирск өлкәсендәге бодай басуында утырткан. Пассажирларның берсе дә җәрәхәт алмаган.
2025 елның сентябрендә Беловка карата "Транспорт хәрәкәте һәм эксплуатациясе хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, гәрчә аңа карата авиакомпаниядә дә, пассажирларда да дәгъвалар юк. Шушы көннәрдә аңа авиаһәлакәт нәтиҗәләре өчен 119 млн сум компенсация билгеләгәннәр. Әмма суд дәгъваны кире каккан һәм документларны кире Тикшерү комитетына җибәргән. Әлеге сумманы җентекләп дәлилләү һәм документларның бер өлешен рус теленә тәрҗемә итү өчен.
“Урал авиалинияләре”ндә исә хезмәткәргә дәгъвалар юк, шул исәптә финанс дәгъвалар да, дип белдергәннәр. Күптән түгел генә авиакомпания Airbus очкычы өчен 1 млрд сум күләмдә страховка түләве алган.
Сергей үзе авиациягә кайтырга хыяллана, әмма һава судносының гамәлдәге таныклыгына ия булуына карамастан, җинаять эше аркасында һөнәре буенча эшли алмый. Шуңа да аңа үзен һәм инвалид әнисен тәэмин итәр өчен танышларының йөк ташу компаниясендә эшләргә мәҗбүр. Сергей сүзләренчә, әгәр 119 млн сум түләтү турындагы дәгъваны канәгатьләндерсәләр, хәтта кулга алынган милкен сату да сумманың уннан бер өлешен дә капламаячак, ди.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.