Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар , 12:49

Уфада 15 яшьлек кыз бәбиләргә охшаш искитмәле курчаклар ясый

Реборн-курчак сатып алырга теләүчеләр айлар буе чират көтәргә әзер.

"Честно говоря"/ Новости Уфы и Башкирии "ВКонтакте" төркеме.
Фото: "Честно говоря"/ Новости Уфы и Башкирии "ВКонтакте" төркеме.

15 яшьлек Милана Ярмиеваның гадәти булмаган шөгыле бар – ул нәкъ чын бәбиләргә охшаш реборн-курчаклар ясый.  Курчакларның битләрендә хәтта чын балаларныкы кебек капиллярлар да күренеп тора, шаккатмалы! Милана өчен бу хобби да һәм башы белән чумган  җентекле иҗади процесс та.

Бар да биш ел элек социаль челтәрдә күргән очраклы видеодан башланып киткән. Аңа  реборн-курчак күрсәткәннәр, ул аны чын бәбиләргә охшашлыгы белән таң калдырган. Беренче шундый йоклаган бәби сыман курчакны Милана әти-әнисе сатып алган. Әмма кыз күзләре ачык курчак турында хыялланган. Һәм ул аны үзе ясарга уйлаган.

Эшкә керешер алдыннан үсмер кыз бу теманы яхшылап өйрәнгән. Реборнинг сәнгате бер дә гади шөгыль түгел икән. Милана шундый курчаклар ясар өчен сәнгать күнекмәләре генә аз булуына, бу эштә анатомияне аңлау, төсләрне тоя белү һәм искиткеч түземлеккә ия булу мөһим икәнлегенә инанган.

Тәүге материалларын – махсус буяулар, пумалалар, винилдан заготовкалар сатып алып, кыз бала эшкә тотынган. Милананың беренче курчаклары камил булмаган, әмма һәр яңа ясалган курчак белән аның осталыгы арткан.

Ул үзенең реборн-курчакларын винил заготовкадан алып  ахыргы нәтиҗәгә кадәр үзаллы ясый. Бу эш тиз түгел, бер курчакны ясауга ике атнадан алып бер айга кадәр җентекле хезмәт таләп ителә.

–Бар да рәсем ясаудан башлана. Заготовкага  катлам артыннан катлам махсус буяулар буяла.  Башта тере тирегә охшаш кан тамырлары челтәрләре һәм капиллярлары төшерелә. Аннары тиренең мәрмәрлеге, куллардагы һәм бит очларындагы “җыерчыклар”, бит алсулыгы өстәлә. Һәр катлам бик юка һәм нәзек. Һәр катламнан соң  буяу катып, алдагы катлам белән кушылмасын өчен, заготовканы аэрогрильгә куеп алам, – дип курчаклар ясауның нечкәлекләре белән уртаклаша үсмер кыз.

Иң күп көч таләп иткән этапларның берсе – курчакларга чәч беркетү. Милана табигый материаллар куллана, мәсәлән, кәҗә яисә альпака мохеры. Һәр чәч бөртеге баш тиресенә махсус энә белән аерым беркетелә. Бу проөесс берничә көнне алырга мөмкин, әмма нәкъ шундый чәчләр курчакка  “тере" кыяфәт биреп тора.

Курчакларының бер өлешен Милана сата һәм аның эшләре зур сорауга ия. Аның клиентлары – бу гадәти булмаган сәнгатьне бәяләүче кешеләр, алар үзләренең уникаль курчагын айлар буе көтәргә әзер. Бүгенге көндә Милананың җәй ахырына кадәр заказлары билгеләнгән. Үзенең беренче курчагын ул 6,5 мең сумга саткан булган. Әйткәндәй, үсмер реборн-курчакларына исем бирми, ул моны булачак хуҗалар ихтыярына калдыра.

Кызның  якыннары һәм дуслары аның  күп вакыт һәм игътибарлылык таләп иткән шөгылен аңлыйлар һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Алар Милананың уңышларына һәм казанышларына һәрчак сөенәләр. 

чыганак: "Честно говоря" телеграм-каналы. 

 

"Честно говоря"/ Новости Уфы и Башкирии "ВКонтакте" төркеме.
"Честно говоря"/ Новости Уфы и Башкирии "ВКонтакте" төркеме.
Фото: "Честно говоря"/ Новости Уфы и Башкирии "ВКонтакте" төркеме.
Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас