Русия Президенты Владимир Путинның туры линиясенә шалтыраткан кыз бала әнисенең гомерен коткарган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ВГТРК журналисты Павел Зарубин белән әңгәмәсендә хәбәр иткән.
Авыру хатынга трансплантация таләп ителгән, баласы бу хакта туры линия вакытында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә чирле хатынга тиешле ярдәм күрсәтелгән.
“Аны [пациент хатынны] федераль үзәккә күчергәннәр, ашыгыч күрсәтмәләр буенча хирургик операция ярдәмендә трансплантация ясаганнар, кыскасы, бар да яхшы тәмамланды”, – дип сөйләгән М.Мурашко.
Чыганак: lenta.ru