Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 гыйнвар , 00:45

“Бәхетле балалар”га узарга теләгән кытайлылар Мурманскига килгән

Төньяк балкышлары чорында бирегә килгән туристлар берничә көн кунакханәдә утсыз утыра, ди.

Мурманскида Кытай туристлары яшәгән кунакханәдә электр линияләрендәге авария сәбәпле берничә көн инде ут юк. Җирле волонтерлар туристларны үзаллы ярдәм пунктларына илтә башлаган, анда кытайлылар телефоннарын зарядкага куя, туклана һәм җылына ала.

Кытай туристлары кышын Русиянең  бу шәһәренә төньяк балкышы булган вакытта “бәхетле балалар”га узар өчен киләләр. Гыйнвар ахыры Мурманскида бу гадәти булмаган табигать күренешен күзәтер өчен иң кулай вакыт дип исәпләнә, шуңа анда әле чит ил кунаклары күп.

23 гыйнвардан алып  биш электр баганасы аву сәбәпле, Мурманскиның күп өлешендә урнашкан йортларда ут юк. Утны берничә сәгатькә генә кабызалар да, тагын сүндерәләр.

Якшәмбе көнне төбәк башлыгы Андрей Чибис гадәттән тыш хәл режимын кертүне игълан итте. Ул аварияне бетерү өстендәге эш өлкә җитәкчесе өметләнгән темплар белән бармавын таныды. Моңа начар һава шартлары һәм җирлекнең катлаулы рельефы үз йогынтысын ясаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас