Краснодарда ачулы ата-аналар балалар шуган тауга ком аударган тракторчыны кыйнаган.
Mash Телеграм-каналы язуынча, балалар зур карлы-комлы дюнада (Дюна – җил ясаган комлы калкулык. – Авт.) рәхәтләнеп тау шуган, әмма балаларның бу күңел ачуына төзүчеләр комачаулаган. Төзүчеләр җитәкчелек указына сылтанган.
Балалар шау-гөр килеп тау шуып йөргән урынга килгән трактор ком бушата башлаган, ул хәтта баланы таптый язган. Балаларның ата-аналары моңа каршы булган – алар, кабинага менеп, тракторчыны кыйнаган.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.