Татарстанда яшәүче бер хатын кибеттән сатып алган эремчекле сырда чәч тапкан. Бу хакта “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы язган һәм сатып алучы хатын-кыз төшергән кадрларны бастырган.
Видеода хатын-кыз эремчекле массаны ризыкта ят кушылмалар булуын күрсәтер өчен тәлинкәгә сылый. Шунда ук ролик авторы сырны сатып алган урынны да – “Пятерочка” кибетен атый. “Авызыма капсам, анда шушы чәчләр, бер генә дә түгел”, – дип сөйли ул.
Бу хәлдән соң сатып алучы хатын кибеткән мөрәҗәгать иткән. Анда сырдагы чәч өчен гафу үтенгәннәр, әмма сәүдә ноктасы җитәкчелеге тарафыннан башка бернинди гамәлләр дә эшләнмәгән. Аппетиты бозылган хатын санэпидемстанциягә шикаять бирергә җыена.
Чыганак: lenta.ru