Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 гыйнвар , 23:00
4

Татар кызы белән америкалының мәхәббәте күңелсез тәмамланган

Их, бик тә кызганыч...

АКШта яшәүче егет бер ел диярлек үзенең яхтасында Атлантик оекан аша Казанда яшәүче сөйгәне янына йөзгән һәм корал контрабандасы өчен Сочида төрмәгә утырган.

Америкалы белән татар кызының мәхәббәте бер ел элек башланган – алар интернетта танышкан. Чарльз Уэйн Цимерманн сөйгәне белән бик тә очрашасы килгән һәм ул, беркемгә хәбәр итмичә, үзенең Trude Zena  яхтасында диңгезгә чыккан. Соңгы тапкыр туганнары аның белән 2024 елның 23 июлендә  элемтәгә чыккан, ул үзенең диңгездә булуын әйткән. АКШта исә егетне эзләүгә игълан иткәннәр.

Атлантика һәм Урта диңгез буйлап шактый ара узгач, аның юлында җиңеп булмаслык киртә барлыкка килгән. Егетнең паруснигын игътибарлап карап чыккан инспекторлар анда боеприпаслар һәм корал тапкан. Егет корал үзен саклар өчен кирәк дигән, әмма таможня хезмәткәрләрен, соңыннан судны да ышандыра алмаган. Аңа 5 ел колония биргәннәр.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас