Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 гыйнвар , 23:20
4

Ратмир Мәүлиев приюттагы кыз балага үзенең айфонын бүләк иткән

Бу приют Уфада күптән түгел  ачылды. 

стоп-кадр видео / Приют человека Уфа
Фото: стоп-кадр видео / Приют человека Уфа

“Приют человека” үзәге Уфада былтыр ноябрьдә ачылды. Биредә мохтаҗлар бушлай медицина ярдәме, кайнар ризык һәм башка ярдәм ала алалар.

Ратмир Мәүлиев шәһәр социаль үзәгендә яшәүче Адилә исемле кызга #УфаДобрая  проекты кысаларында бүләк тапшырды.

“Бу телефон  миннән истәлеккә булсын. Фото, видеолар төшер һәм яңа елда синең бар да яхшы булсын”, – дип теләгән ул кыз балага.

Исегезгә төшерәбез, “Приют человека” социаль үзәге нибары бер-ике ай гына эшли, проект эшкуарларның иганәләре хисабына финанслана. Ул Бабушкин урамындагы "Рамазан" мәчете янында урнашкан. Биредә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә, шул исәптән балалы хатын-кызларга, инвалидларга һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас