Уллары СВОга киткәч, Украина гражданлыгына ия хатын Русия паспорты алган. Бу хакта Саратов буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Хатын сөйләвенчә, 2024 елда ире якты дөнья белән хушлашкач, ул Украинада үзен хәвефсез хис итмәгән. Ана кеше аңлатуынча, якын-тирәдәгеләр аның балаларының РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүләрен белгәнгә күрә, ул үзендә начар карашлар тойган.
Пенсионер хатын миграция подразделениесенә Русия паспорты алу гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Күп тә үтми аңа Русия паспорты тапшырганнар.
Чыганак: lenta.ru