Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 гыйнвар , 12:48
1

40 минут чамасы клиник үлем халәтендә булып, исән калган

Әстәгъфирулла! 

Уралда йөрәге утлы коралдан яраланган  кеше теге дөньядан кайткан дисәң дә була: табиблар бер сәгать дәвамында клиник үлем халәтендә булган ир-атны терелткән.

Свердловск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, 23нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе табиблары йөрәге катлаулы пуля ярасы алган ирнең гомерен коткарган. Җәрәхәтләнгән ир-атка барлыгы өч пуля тигән. Аның берсе, ир-атның кабыргасын сындырып, йөрәкнең бер өлешенә тигән һәм күкрәк читлегендә торып калган. Бичараның йөрәкнең сумка-перикардында һәм үпкәсе белән күкрәк стенкасы арасында кан җыелган. Моңа өстәп, яраланган ир-атның үпкәсе  контузияләнгән.

Хирургларга оператив рәвештә пуляны чыгару өчен күкрәк читлеген ачарга туры килгән. Пациентның йөрәге ике тапкыр туктаган. Виртуоз табиблар аны турыдан-туры үз куллары белән эшләтеп җибәргәннәр – стериль шартларда йөрәкне ачык күкрәк читлегендә ул яңадан тибә башлаганчы ритмик рәвештә кысып тотканнар.

Гомумән алганда, ир-ат клиник үлем хәлендә 38 минут булган, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алган. Алар йөрәк ярасын теккәннәр һәм пациентка 1,5 литр донор каны күчергәннәр.

Пациент тугыз көн реанимациядә  ИВЛ аппараты яткан, аннары аны палатага күчергәннәр. Бүгенге көндә  ул тернәкләнә.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас