Свердловск өлкәсендә яшәүче өч кеше 2026 елның тәүге 13 көнендә “Столото” лотереяларында гомум суммада ярты миллиардка якын акча откан, әмма алар һаман отыш артыннан килмәгән. Бу хакта компания вәкилләренә сылтанып Ura.ru яза.
“Бәлки, алар әле үзләренең акча отулары турында белмидер”, – дигән агентлык әңгәмәдәше.
Лотереяда откан беренче бәхетле кеше турында 1 гыйнварда билгеле булды. Бу кеше Яңа ел миллиардын Төмән һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүчеләр белән бүлешәчәк. Аларның һәрберсе 333 миллионнан күбрәк акча алачак. Икенче җиңүче 5 гыйнварда 60 миллион сум откан. Өченче бәхетле кеше хакында Иске Яңа ел алдыннан билгеле булды. Әлеге билгесез җиңүче 91 миллионнан артык акча откан.
Чыганак: lenta.ru