Краснодарда дәрес вакытында укытучы укучыларны дуңгызлар дип атаган. Бу хакта RT басмасы язып чыккан.
Бу сүзе өчен ир-атка җавап бирергә туры килгән. Шәһәрнең муниципаль идарә үзәгендә хәбәр итүләренчә, педагогны эштән азат иткәннәр.
"Мәктәптә педагогик тикшерү үткәрелә. Мәгълүмат хокук саклау органнарына хокукый бәяләү өчен тапшырылган. Директор ата-аналар белән очрашу уздырды инде”, — дип аңлатканнар муниципаль идарә үзәгендә.
RT шулай ук педагогның гафу үтенү видеосын бастырган, анда ул үз-үзен тотышын эмоциональ халәте белән аңлата һәм кылыгы өчен җәзаны үтәргә әзер булуын белдерә.
Чыганак: lenta.ru