Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 гыйнвар , 21:26
1

-30 градус салкында бер яшьлек баласын бәкедә чумдырган

Әстәгъфирулла!

Ханты-Манси автономияле округында яшәүче ир-ат бер яшьлек баланы ачы салкында бәкедәге суда чумдырган һәм видеога эләккән. Роликны “Моржи Сургута ЦЗ “Айсберг” Телеграм-каналы бастырган.

Видеоязмада ата кеше баласын тоткан килеш акрын гына бәкегә  төшә. Аннары ул аны берничә тапкыр бозлы суга чумдыра.

“Ханты, деньги, нефтевышки” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, видео төшергән вакытта тышта -30 градус салкын булган.

Баланың әтисе чыныктыру белән мавыга, ди.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас