Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 гыйнвар , 22:17
218

"Кыш Бабай, миңа зур һәм иркен фатир бүләк ит әле"

Кечкенә Варя шундый хат язган.

Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото: Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Яңа Уренгойда Яңа ел могҗизасы булган:  кечкенә кызларының Кыш Бабайга язган хаты гаиләне фатирлы иткән. 

6 яшьлек Варя әти-әнисе белән 60нчы елларда төзелгән аварияле хәлдәге баракта яшәгән. Аның түбәсеннән су үткән, кышын бүлмәләрдә салкын булган, стеналары ярылып беткән. Кызчыкның эщләп йөргән әти-әнисе  яңа торакка чиратта торган. 

Әмма Яңа ел алдыннан Варя мәсьәләне үз кулына  алган: ул язарга өйрәнгән һәм Кыш Бабайга хат язган. Адрессыз гына, урталай бөкләнгән дәфтәр битен ул почта тартмасына салган. Хатны почта хезмәткәрләре күргән һәм аны Ямал хөкүмәтенә, турыга губернаторга тапшырган. 

Гаиләгә моңарчы яшәгән районда ике бүлмәле фатир биргәннәр. Шушы көннәрдә Варя янына яңа фатирга Ямал Ири (Ямалдагы Кыш Бабай) килгән. Кыз балага бүләкләр  күтәреп килгән Ямал Ири гаиләнең яңа торакка күченүенә инанган. Варя әйбәт укырга һәм әти-әнисен тыңларга вәгъдә биргән. 

Э-э-э-х, торакка мохтаҗ һәр гаилә шулай җиңел генә фатирлы була алса иде!

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 






Читайте нас