Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 гыйнвар , 23:08
1080

Ванга, Жириновский һәм Маск 2026 елны ничек күргән?

Фаразларга тукталып үтик.

Ванга һәм Владимир Жириновский  кайчандыр Украинаның Русия составына керүен фаразлаган. Заман “күрәзәчеләре” дә үз фаразларын яшермичә әйтә, Маск фикеренчә, 2026 елда ясалма фәһем, югары интеллект дәрәҗәсенә  җитеп, кешеләрне шактый артта калдырачак. Элеккеге һәм   бүгенге заман күрәзәчеләре 2026 елда безгә тагын ниләр вәгъдә итте икән?

Жириновский фаразлары

ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновскийны “рус Нострадамусы” дип атыйлар. Сәясәтче үзеннән соң  Украина һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләргә  кагылган шактый күп дөрескә туры килгән фикерләр әйтеп калдырды. Аларның бер өлеше инде тормышка ашты. 2026нчы елны  ул менә ничек күргән.

Русиядә

ЛДПР лидеры 2026 елга илебез Европа һәм АКШ белән дуслык турындагы иллюзияләргә ышанмый башлаячак, дөнья күпполярлы булачак, (икенче төрле әйткәндә, “Дөнья сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышка йогынты ясый торган берничә көч үзәгеннән торачак һәм аларның берсе дә өстенлек итмәячәк”. – Авт.), ә “көнбатыш  гегемониясе җимереләчәк”. Жириновский сүзләренчә, Русия Кытай, Һиндстан һәм Африка илләре белән үз кагыйдәләрен булдырачак. Шулай ук сәясәтче РФнең санкцияләр шартларында яшәргә өйрәнүен һәм һәм критик тармакларда импортны тулысынча алыштыру нәтиҗәсендә үз сәнәгатен һәм югары технологияләрне үстерүдә алга китеш ясаячагын фаразлаган булган.

Дөньяда

Владимир Вольфович Украинаның бүгенге хәлендә яшәүдән туктаячак, дип алдан күргән. Аның территорияләрен Русия, Румыния, Венгрия һәм Польша үзара бүлешәчәк.

Тагын бер фаразы бар аның. Ул НАТОга кагылышлы. Сәясәтче фикеренчә, 2026 елда Төньяк Атлантик альянс таркалачак. АКШ үз континентында тупланачак та Канада һәм Мексика белән бердәм дәүләт төзиячәк.

Ванга нәрсә дигән?

Болгария күрәзәчесе Вангелия Гуштерова, аның исеме Ванга буларак билгеле, киләчәк тормыш турында күптөрле фаразлар калдырган. Аның сүзләре, гадәттә үтә  томанлы һәм символларга бай, бу исә фаразларны төрлечә аңлатырга киң мөмкилекләр бирә.

Русия турында

Ванга Русиянең  дөнья аренасындагы роле әһәмияте  даимиүсәчәк, дип фаразлаган. Ил, аның фикеренчә, җәлеп итү һәм яңарыш үзәге булырга мөмкин. Ванганың билгеле фаразы славян халыкларын берләштерүгә кагыла. Ванга “өч славян сеңлесе”  – Русия, Белоруссия һәм Украинаның – куәтле берлеген булдыру турында сөйләгән, аларга соңрак башка Болгария һәм Греция кебек православие илләре кушыла алыр иде.

Вангага әйткән дигән тагын бер фикер бар: “сигезенче” килгәч,  Украина Русиянең бер өлеше булачак". Күрәзәченең фикерләрен аңлатучылар сүз Украина президенты турында бара дип саный. Владимир Зеленский – җиденче. Димәк, аның варисы илнең киләчәк язмышында зур роль уйнаячак.

Дөнья турында

Ванга 2020 еллар уртасында галимнәр “күзгә күренми торган көчләрне кулга ияләштерәчәкләр”, бу медицина һәм коммуникацияләрдә революциягә китерәчәк, дип әйткән. Бүген моны квант исәпләүләре һәм ясалма фәһем турындагы күрәзәлек буларак аңлаталар.

Күрәзәченең фаразларында шулай ук табигый бәла-казалар турында да әйтелә. Ванга, имеш тә,  2026 елда җимергеч һәлакәтләр “җир өслегенең җиде-сигез процентына” кадәр кагылачак, дип раслаган. Турыдан-туры Русиягә бу күрәзәлек керми. Әмма 2025 елның җәендә Камчаткада 70 ел эчендә иң көчле җир тетрәү бу табигый казаның башы була аламы?

2026 ел технологияләренә фаразлар

Марска очыш

Миллиардер Илон Маск үзенең күптәнге хыялы – Марсны колонизацияләү – турында онытмый. Маск Кызыл планетага Starship пилотсыз корабын 2026 ел ахырында җибәрергә ниятли. Нәкъ шул вакыт аралыгында Кызыл планета Җиргә максималь якынрак булачак. Аны кичү өчен 7дән 9 айга кадәр вакыт кирәк булачак.

Кораб бортында Tesla компаниясеннән Optimus робот-андроидлары очачак. Әгәр бар да уйлаганча килеп чыкса, миллиардер ике елга бер Марска кораблар җибәреп, анда шәһәр төзергә исәпли.

Иң акыллы ясалма фәһем

2026 елга иң акыллы кешене узып китәрдәй ясалма интеллект барлыкка килергә мөмкин. Бу Илон Маскның киләсе елга тагын бер фаразы.

Бу фараз тормышка ашачак, ахрысы. OpenAI  (Америкада ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренү оешмасы ) генераль директоры Сэм Альтман белдерүенчә, 2026 елның сентябренә компаниядә фәнни стажер дәрәҗәсендәге ИИ-хезмәткәр булдырырга планлаштыралар, ул тәүлек буе эшли алачак. Ә югары акылга якын системалар ун елдан да азрак вакыттан соң барлыкка киләчәк, дип ышаналар OpenAI компаниясендә.

Шул ук вакытта OpenAI-ның элеккеге тикшеренүчесе Даниэль Кокотаджило бу хәлнең әйбәт тәмамланмаячагын кисәтә. Аның фаразлары буенча, әгәр 2028 елда суперинтеллект барлыкка килсә, 2030 елга ул кешелекне юк итәчәк.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас