Русия Президенты Владимир Путин “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Мәскәүдә яшәүче Варвара Смахтинага шалтыраткан һәм аның хыялын тормышка ашырган. Дәүләт башлыгының бала белән телефоннан сөйләшүе Кремльнең Телеграм-каналында бастырылган.
Укучы кыз “Роскосмос” отрядындагы космонавт белән очрашырга хыялланган. Варвара өчен Звездный шәһәрчегенә сәяхәт оештырганнар, анда кыз бала Очышлар белән идарә итү, шулай ук Космонавтлар әзерләү үзәген күргән. Варварага экскурсияне Русия Герое, очучы-космонавт Олег Кононенко үткәргән. Моннан тыш, туган көнендә, 24 декабрьдә, Варвара Зур театрдагы “Щелкунчик” балетына барган.
Телефоннан сөйләшкән вакытта Путин кыз баланың тәэссоратлары белән кызыксынган. “Мин сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Туган көнеңә бүләк сиңа ошагандыр, дип уйлыйм, син бит кичә Зур театрга да бардың?” – дип сораган ул.
Укучы кыз театр ул көткәннән дә күркәмрәк һәм мәһабәтрәк булуын һәм бинаның сарайга охшаганлыгын әйткән.
Чыганак: lenta.ru