Мәскәүдә яшәүче ир-ат 19 яшьлек мәчесен дәвалаганга күрә үзен банкрот дип игълан итәргә уйлаган. 29 яшьлек ир-ат мырауҗанына 300 мең акча тотынган, тик мәче исән калмаган.
Андрей мәчесе Федя белән 8 яшеннән бирле бергә яшәгән. 2023 елның октябреннән Федяның бөерләрендә ташлар тапканнар. Ветеринарлар песигә берничә операция ясаган, кыйммәтле дарулар язганнар, Андрейга банклардан кредитлар алырга туры килгән.
Феденьканы коткара алмаганнар, әмма кредитлар калган. Пенялар һәм штрафлар белән җәмгысе Андрей банкларга 1,2 миллион сум акча тиеш. Яшь ир банкротлыкка чыгуны тану турында гариза биргән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.