Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килүчеләр тозланган кәбестә, энергетик эчемлекләр һәм мандариннар алып килгәннәр. Әмма башкаланың Кунак йорты бинасына аларны бу предметлар белән кертмәгәннәр, дип хәбәр итә Ura.ru корреспонденты.
Моннан тыш, чарага кергәндә катнашучыларның борын өчен тамчылары, төрле спрейлар, шоколад һәм эчемлекләр тартып алына.
Туры линия беткәч, журналистлар һәм чарада катнашучылар бу предметларны кире ала алачак.
Моңа кадәр Мәскәүдә Кунак йортына керү урынында журналистлардан зур чират барлыкка килүе билгеле булды.
“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре" эфирга 19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә чыгачак. Программа матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия форматында узачак.
Федераль каналлар чарага өч сәгать билгеләгән.
Чыганак: lenta.ru