Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 декабрь 2025, 12:16
240

Тәрбиягә алган кызны 27 ел бикләп тотканнар

Польшада тәрбиягә алган кызны 27 ел бикләп тотканнар. 42 яшьлек хатынны коткарганнар. Ир белән хатын «бала югалды» дип сөйләгән булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.  

Тәрбиягә алган  кызны 27 ел бикләп тотканнар
Тәрбиягә алган кызны 27 ел бикләп тотканнар

Мирелла исемле хатынның тавышын күршеләр ишетә һәм полиция чакыра. Мирелла карт әби кебек кыяфәттә була. Аны хастаханәгә алып китәләр.

Күршеләр сүзләренчә, Миреллага 15 яшь булганда, тәрбиягә алган ата-анасы аны «югалды» дип сөйли.

«Мин аны балачактан хәтерлим, ул – нормаль, сәламәт кыз, ишегалдында бергә йөрдек», – ди биредә яшәүче бер хатын-кыз.

Полиция ачыклаганча, 27 ел буена кызны бикләп тотканнар. Ул кечкенә генә бүлмәдә яшәгән, аңа эчке киемнәр бирмәгәннәр, гигиена чараларын да башкара алмаган. 42 яшьлек хатынны өйдән алып чыкканда, ул коточкыч халәттә була. Хәтта җил исү дә аңа бик нык авырту китергән, диелә хәбәрдә.

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас